Россия Федерациясе транспорт министры урынбасары Виктор Тимофеев «Россия транспорты» күргәзмәсендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы стендында булды. Экспозиция Гостиный дворда урнашкан.
Ул Транспорт атнасы программасына керә. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков республикада транспорт тармагының бүгенге вәзгыяте һәм перспективалары турында сөйләде. Ул тимер юл, авиация, су, һава, автомобиль транспорты турында хәбәр итте.