Татарстан 2024 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруда лидер регионнар арасында

2024 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә Транспорт атналыгы кысаларында «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру буенча лидер булган төбәкләрне бүләкләделәр. 2024 елда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән субъектлар вәкилләренә истәлекле бүләкләр һәм дипломнарны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин тапшырды. Татарстан Республикасы «Проект командасының югары дәрәҗәсе һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеге өчен» дипломы белән бүләкләнде.

«Бу форумда без ел саен "Имин сыйфатлы юллар" илкүләм проекты буенча беренчел нәтиҗәләрне  ясыйбыз дигән яхшы традиция барлыкка килде. Киң колачлы проектлар гамәлгә ашырылды, юллар, транспорт чишелешләре, күперләр һәм юлүткәргечләр төзелде һәм яңартылды. Шунысы аеруча мөһим, әлеге үзгәрешләрне халык күрә. Барлык төбәкләргә дә нәтиҗәле хезмәтләре һәм юл тармагы үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерәсем килә!",- диде Марат Хөснуллин.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыруга республикада 8,37 млрд сум бүлеп бирелгән, шул исәптән 2,54 млрд сум РФ бюджетыннан һәм 5,83 млрд сум ТР бюджетыннан. Бу елда гомуми кулланылыштагы 100 км озынлыктагы региональ һәм җирле әһәмияттәге автомобиль юлларында эшләр башкарылды. 

2024 ел йомгаклары буенча, шул исәптән илкүләм юл проекты кысаларында республикада норматив таләпләргә туры килә торган региональ һәм муниципальара әһәмияттәге автомобиль юллары өлеше буенча максатчан күрсәткечләргә ирешү 51,6% планлаштырыла, норматив хәлдәге шәһәр агломерацияләренең юл челтәре өлеше буенча – 85,01% һәм таянычлы автомобиль юлларына керә торган региональ әһәмияттәге автомобиль юллары өлеше буенча норматив таләпләргә туры килә торган челтәр – 85,17%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International