Россия Федерациясе транспорт министры Роман Старовойт Мәскәүдә «Россия транспорты» күргәзмәсендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы стендында булды. Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков республикада транспорт тармагының бүгенге вәзгыяте һәм перспективалары турында сөйләде.
Министр урынбасары тимер юл, авиация, су, һава, автомобиль транспорты турында хәбәр итте. Әйтергә кирәк, агымдагы елда барлык юнәлешләр буенча пассажирлар агымының артуы, шулай ук тимер юл, автомобиль транспортында йөк ташу күләмнәренең артуы күзәтелә.
Моннан тыш, Айрат Садыйков Татарстан Республикасы территориясендә гамәлгә ашырыла торган юл чаралары турында сөйләде. Болар Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрен урап узу юллары, «Алексеевск – Әлмәт» участогында «Шәле-Баулы» автомобиль юлын төзү һәм башкалар.