Министр Фәрит Хәнифовның Транспорт көне белән котлавы

2024 елның 20 ноябре, чәршәмбе

Хөрмәтле автомобиль, һава, тимер юл, елга транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез - транспорт хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм көнендә, беренче чиратта, тәҗрибәләре һәм белемнәре Татарстан Республикасы транспорт комплексының тотрыклы эшләвен тәэмин итәргә ярдәм иткән тармак ветераннарының казанышларын билгеләп үтәсем килә. Уртак эшебезгә керткән шәхси өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм уңышлар телим!

Республикада инфраструктура проектлары гамәлгә ашырыла һәм ачыла, гамәлдәге объектлар модернизацияләнә. Без эчке һава линияләрендә, халыкара юнәлешләрдә пассажирлар агымының артуын, ерак юлга баручы поездларда пассажирлар агымының артуын, тимер юл транспортында йөк ташу күләмнәренең артуын билгелибез. Бу безнең эш нәтиҗәлелеген бәялүче күрсәткечләрнең берсе булып тора. Шул ук вакытта безнең алда яңа бурычлар тора - эшне нәтиҗәле транспорт системасы кысаларында яңасы буенча үзгәртеп корырга кирәк.

Компетентлылык, энергия, максатчанлык киләчәктә дә сезнең эшкә карата әһәмиятле төп сыйфатлар булыр, билгеләнгән планнарны үтәргә ярдәм итәр, дип ышанам. 

Сезгә сәламәтлек, бәхет, иминлек, яңа казанышлар һәм барлык башлангычларда уңышлар телим!

Татарстан Республикасы

транспорт һәм юл хуҗалыгы министры

Ф. М. Хәнифов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International