Бүген «Россия транспорты» Халыкара форумы һәм күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков Киров өлкәсе һәм Марий Эл Республикасы вәкилләре белән очрашулар уздырды.
Очрашуларда катнашучылар транспорт хезмәттәшлеген үстерү, республикада уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Шулай ук эшлекле программа кысаларында Айрат Садыйков Идел дәүләт су транспорты университеты вәкилләре белән очрашты.