Министр урынбасары Айрат Садыйков «Казан» аэропорты белән Nordwind компаниясе арасындагы килешүне имзалауда катнашты

2024 елның 19 ноябре, сишәмбе

Бүген «Россия транспорты» XVIII Халыкара форумы һәм күргәзмәсе кысаларында ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков «Казан Халыкара аэропорты» АҖ һәм «Северный Ветер» ҖЧҖ арасында килешү имзалау тантанасында катнашты. Документка «Казан» аэропорты генераль директоры Сергей Романцов һәм «Северный ветер» ҖЧҖ (Nordwind) коммерция директоры Антон Маттис имза куйды.

Килешү 2028 елга кадәр авиация транспорты өлкәсендә нәтиҗәле һәм үзара файдалы хезмәттәшлекне күздә тота. Яклар «Казан» Халыкара аэропортыннан эчке һәм Халыкара линияләрдә пассажирлар йөртүне, багаж ташуны тотрыклы үстерү белән кызыксына.

«Компанияләр арасындагы хезмәттәшлек пассажир һава транспортын үстерү өчен мөһим фактор булып тора. Без «Казан» аэропортында пассажирлар агымының артуын күрәбез, шул исәптән «Северный ветер» авиакомпаниясе хисабына», - дип билгеләде Айрат Садыйков.

Исегезгә төшерәбез, документка беренче тапкыр партнерлар 2022 елның 16 ноябрендә "Транспорт атнасы"нда кул куйган иде. Яклар проектның тормышка ашырылуын уңышлы дип бәяли, шуңа бәйле рәвештә хезмәттәшлекне алга таба киңәйтү турында карар кабул ителде.

"2022 елда без «Казан» Халыкара аэропортының база ташучысы булдык. Программа башланганда ук Казан аэропорты базасында хабны үстерүгә басым ясалды. Без монда үзебезнең маршрут челтәрен тоташтырдык, база тибы сыйфатында 189дан 220 урынга кадәр булган һава судноларын эшкә җиктек һәм магистраль юнәлешләр буенча ешлыкны арттырдык. Кайбер маршрутлар Казан өчен яңа булды – алар моңа кадәр беркайчан да үтәлмәгән булган. Бу Иркутск, Улан-Удэ, Грозный, Владикавказ, Томск һәм Новокузнецк кебек линияләр. Килешү гамәлдә булган чорда без монда пассажирлар ташу күләмен 2,4 тапкырга арттыра алдык. Яңа килешү безнең авиакомпаниянең Татарстан маршрут челтәрен алга таба үстерүгә нигез сала", - дип ассызыклады Антон Маттис.

"Бүген без стратегик партнерыбыз Nordwind авиакомпаниясе белән берлектә алдагы ике елда башкарылган эш күләменә нәтиҗә ясыйбыз. Инде икенче Килешүгә кул кую Татарстан Республикасы җитәкчелеге тарафыннан «Казан» аэропортын авиация хабы сыйфатында үстерү буенча сайланган стратегиянең уңышлы булуын тагын бер кат раслый», - дип билгеләп үтте Сергей Романцов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International