10 ай эчендә Татарстанда шәһәр яны поездлары 5,6 млн пассажир ташыган

2024 елның 18 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы чикләрендә Горький тимер юлында йөрүче шәһәр яны поездларыннан 2024 елның гыйнвар-октябрендә 5,6 млн пассажир файдаланган. Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 1,7% ка күбрәк.

Пассажирлар 10 ай эчендә ешрак түбәндәге станцияләрдән киткәннәр:

- Казан – 1 млн кеше (2023 елга карата+11,6%);

- Компрессор-305 мең кеше (+0,4%);

- Әмәт-2 – 295,5 мең кеше (+4,3%);

- Арча – 222 мең кеше (+4,7%);

- Аэропорт – 139 мең кеше (+36%);

- Вахитовода – 137 мең кеше (+25,4%).

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы башкаласында узган БРИКС дәүләтләре башлыклары саммиты барышында «Содружество» АҖ шәһәр яны поездлары белән Казан – Аэропорт һәм Вахитово – Аэропорт маршрутлары буенча 50 меңгә якын пассажир, шул исәптән 30 мең кеше форумда катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International