Татарстан Кытай компанияләренең Россия базарына чыгу мәйданчыгы булырга әзер. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай компанияләре катнашындагы «Татарстан Республикасы үрнәгендә Россия һәм Кытайның төбәкара хезмәттәшлеге» түгәрәк өстәлендә белдерде. Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.
Очрашу «Казан Экспо» да «РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» II Халыкара форумы кырларында узды.
Рөстәм Миңнеханов Кытай бизнесы вәкилләренә «РОСТКИ» форумында катнашулары өчен рәхмәт белдерде. "Татарстан ике дәүләт мөнәсәбәтләре кысаларында Кытай белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Безнең илләрнең хөкүмәтләре һәм эшлекле даирәләре төрле өлкәләрдә хезмәттәшлекне киңәйтү буенча зур көч куялар. Үзебезнең яктан, без әлеге процессларда региональ дәрәҗәдә актив катнашырга әзер", - диде республика Рәисе.
Аннары Кытай компанияләре вәкилләре үзләренең бизнес-эшчәнлекләре, Татарстан белән хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сөйләделәр, ә Haier компаниясе республика белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты.