«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты ярдәмендә агымдагы юл-төзелеш сезонында ил субъектларында автомобиль юлларының төбәк терәк челтәренең 1 380 км нормативка китерделәр. 2024 ел ахырына кадәр мондый участокларның гомуми озынлыгы 3,5 мең км тәшкил итәчәк.
«Терәк челтәренә өзлексез транспорт бәйләнешен һәм Россия икътисади киңлегенең бердәмлеген тәэмин итүче юллар керә. Бу төбәк башкаласын муниципаль районнарның административ үзәкләре белән тоташтыручы, күп яклы автомобиль үткәрү пунктларына, шулай ук эре сәнәгать предприятиеләренә яки кластерларга алып баручы мөһим трассалар. Быел «Имин сыйфатлы юллар» милли проектының «Төбәк һәм җирле юл челтәре» Федераль проекты буенча 1 380 км шундый объект яңартылган инде, ел ахырына кадәр аларның гомуми озынлыгы 3,5 мең км тәшкил итәчәк», – дип хәбәр итте РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында быел милли юл проекты буенча гомуми озынлыгы 106,3 км булган 69 объект ремонтланган.2017 елдан (2017-2019 елларда федераль өстенлекле проект рәвешендә булды) милли проектны гамәлгә ашыру кысаларында барлыгы 1693 км автомобиль юлы норматив хәлгә китерелгән.
«Терәк челтәренә керә торган автомобиль юлларын үстерү юл хуҗалыгының стратегик бурычлары исәбендә кала. Нәкъ менә шушы юллар илнең транспорт каркасын формалаштыра. 2024 елның 10 ае нәтиҗәләре буенча терәк челтәренә керүче һәм норматив таләпләргә туры килә торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары өлеше 70,67% тәшкил итә, бу инде 2024 елның планлы күрсәткеченнән артып китә», – дип хәбәр итте РФ транспорт министры Роман Старовойт.
Белешмә: 2023 елда Россия законнарында беренче тапкыр «Автомобиль юлларының терәк челтәре» төшенчәсе беркетелде. Тиешле канунны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады. Мондый юлларның гомуми озынлыгы - 140,5 мең км.