Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда Вознесение трактының икенче чиратын төзү эшләре барышы белән танышты. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Казан мэры Илсур Метшин, шулай ук төзелеш эшләрен башкаручы юл оешмалары җитәкчеләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов автомобиль юлын карады, шулай ук Казанның Җиңү проспектыннан алып «Волга» М7 федераль трассасына кадәр үзе рульдә барды.
Исегезгә төшерәбез, автомобиль юлының бу участогын 2022 елның мартында төзи башладылар. Хәзер юл эшләре тәмамланып килә. Бүгенге көндә күрше бистәләрдә яшәүчеләр өчен узып баручы машиналарның тавышын киметү өчен тавыштан саклаучы экраннар урнаштыру эшләре алып барыла, янәшәдәге территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Автомобиль юлы беренче категорияле булачак (күп полосалы машина йөрү өлеше, һәр якка өчәр полоса).
Рөстәм Миңнехановка башкарылган эшләр, шул исәптән газ, элемтә, электр челтәрләрен үзгәртеп кору турында хәбәр иттеләр. Биредә шулай ук җир өсте кичүләре корылган, Вознесение трактының «Волга» М7 федераль трассасына тоташкан урынында транспорт чишелеше төзелгән.
Татарстан Рәисе якын арада барлык кирәкле эшләтеп җибәрү-көйләү эшләрен башкарырга һәм, агымдагы елның декабрь уртасыннан да соңга калмыйча, хәрәкәтне башлап җибәрергә кушты.