Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында дебаркадерларны ремонтлау буенча киңәшмә узды. Анда Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, Идел дәүләт су транспорты университетының фәнни һәм инновацион эшчәнлек буенча проректоры Евгений Бурмистров, «ТР Флоты» АҖ генераль директоры Роман Лизалин һәм министрлык вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында тышкы кыяфәтен саклап, булган дебаркадерларны ремонтлауны өстенлекле итү программасын эшләү темасы буенча фикер алыштылар. Күп кенә дебаркадерлар 70 нче елларда төзелгән һәм тарихи әһәмияткә ия. Шулай ук Идел дәүләт су транспорты университеты белән берлектә булган дебаркадерларны ремонтлау һәм проектлауга техник бирем эшләү өлешендә хезмәттәшлек итү мәсьәләсен карадылар.