Горький тимер юлы Татарстан Республикасының Кукмара станциясеннән арпаның беренче партиясен экспортка җибәрде.
Гомуми авырлыгы 3,4 мең тоннадан артык булган «йөк экспрессы» 4 көннән Төньяк Кавказ тимер юлының Новороссийск станциясенә киләчәк, аннан ашлык диңгез транспорты белән Мисырга китәчәк.
Кукмара элеваторы территориясендә тимер юл белән ташуны оештыру өчен инфраструктурага ремонт ясалган, шпаллар алыштырылган һәм яңа вагон үлчәүләре куелган.
Кукмара станциясендә «йөк экспрессы» проектын гамәлгә ашыру составларны формалаштырырга һәм йөкләрнең өстәмә күләмнәрен җәлеп итәргә мөмкинлек бирә. Шәмәрдән станциясендә составына җирле икмәк кабул итү предприятиесе продукциясе салынган вагоннар кертеләчәк.