Горький магистраленең вокзал комплекслары территориясендә 2024 елның гыйнвар-сентябрь айларында 20,5 мең аз хәрәкәтләнүче пассажирга махсуслаштырылган ярдәм күрсәткәннәр. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8% ка диярлек күбрәк.
Тимер юл вокзалларында ярдәм күрсәтүгә заявкалар «Россия тимер юллары» ААҖнең мобильлек ярдәм үзәгендә кабул ителә. Агымдагы елның 9 аенда үзәккә иң күп мөрәҗәгатьләр Түбән Новгород (4,7 мең), Киров (3,7 мең), Казан (2,4 мең) һәм Ижевск (1,6 мең) тимер юл вокзаллары пассажирларыннан кергән.
Үзәк хезмәткәрләре физик мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларны каршы ала, юл йөрү документларын рәсмиләштерергә булыша, вокзал комплексы территориясендә йөргәндә һәм поездга утырганда озата бара.
Моннан тыш, кирәк булганда пассажирга кресло-коляска яки яткан авырулар өчен каталка бирәләр, шулай ук багаж ташуда ярдәм итәләр. Бу хезмәтләрнең барысы да бушлай күрсәтелә.
«Россия тимер юллары» ААҖ мобильлеккә ярдәм итү үзәге тәүлек буе ял көннәресез эшли. Хезмәтләр турында мәгълүмат алырга, озатып йөрүгә һәм ярдәм күрсәтүгә заявка калдырырга, ерак арага йөрүче поездларда урыннарны «РЖД» ААҖ сайтында «Аз хәрәкәтләнүче пассажирлар» бүлегендә яисә 8 (800) 775-00-00 телефоны аша резервларга мөмкин.