Фәрит Хәнифов «Республика башкарма хакимият органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында» матбугат конференциясендә катнашты

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы мәйданчыгында «Республика башкарма хакимият органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре» темасына матбугат конференциясе узды. Чарада ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

Министр Татарстан Республикасының транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә коррупцион хокук бозуларны профилактикалау, ачыклау һәм бетерү чаралары турында сөйләде.

Республикада транспортның барлык төрләре: тимер юл, һава, су һәм автомобиль транспорты, шул исәптән электр транспорты да бар. Транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә коррупцияне профилактикалау эшчәнлегенең мөһим юнәлеше товарлар сатып алганда, хезмәтләр күрсәткәндә ачыклыкка, намуслы конкуренциягә һәм объективлыкка бирелә.

Шулай ук Министрлык ике оешманың гамәлгә куючысы булып тора: «ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгының Төбәк автоматлаштырылган мәгълүмати-идарә системасы дирекциясе» һәм «ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын тоту һәм үстерү баш идарәсе» ДКУ. Әлеге ведомстволарның эше транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендә Министрлык функцияләрен гамәлгә ашыруда ярдәм итүгә юнәлтелгән. 

ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы Министрлыгында шулай ук дәүләт хезмәткәрләренең керемнәрен, чыгымнарын анализлауга һәм аларның коррупциягә каршы чикләүләрне һәм тыюларны үтәвен тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Министрлыкта агымдагы елның май аеннан июль аена кадәр коррупциягә каршы тору, министрлыкка практик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча республика эксперт төркеме комиссиясе эшләде. Эш барышында берничә хокук бозу очрагы ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International