«Казан» Халыкара аэропорты кышкы җәдвәлгә күчте

2024 елның 29 октябре, сишәмбе

2024 елның 27 октябреннән 2025 елның 29 мартына кадәр Г.Тукай ис. «Казан» Халыкара аэропортында авиаташулар кышкы җәдвәл буенча башкарылачак.

Өстәмә хәбәр итәбез, аэропорт үз пассажирлары өчен кызыклы яңалыклар ачу буенча эшне дәвам итә. 2024 елның яңалыгы - Казан аэропортының яңа партнеры China Eastern Airlines авиакомпаниясеннән Шанхайга турыдан-туры даими рейслар программасы - кышкы чорда атнага 2 тапкыр: чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарылачак.

12 декабрьдән Россия туристлары арасында ихтыяҗ зур булу сәбәпле, AZUR air авиакомпаниясе канатларында популяр Һинд штаты-Гоа курортына туристлык рейсларының очыш программасы яңартыла.

Air Arabia Шарджага очышлар ешлыгын ике тапкырга диярлек арттыра, аннан пассажирлар Якын Көнчыгышка гына түгел, ә Европа һәм Азиягә дә китә ала.

Шри-Ланкага туры рейслар Red Wings компаниясе тарафыннан башкарылачак.

Тулырак мәгълүмат белән аэропорт сайтында танышырга була. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International