Казанда илкүләм юл проекты буенча Моисеев урамындагы участок ремонтланды

2024 елның 28 октябре, дүшәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Казан шәһәренең Мәскәү районы Моисеев урамында, Гудованцев урамыннан Химиклар урамына кадәрге өлешендә ремонт эшләре башкарылды. Ремонтлана торган өлешнең озынлыгы 0,250 км тәшкил итте.

Объектта 2 мең кв.метрдан артык мәйданда ЩМА-16 югары ныклы вак таш-мастикалы асфальт-бетон өслек җәелгән, гомуми мәйданы 850 кв. метрдан артык булган тротуарлар ремонтланган - 473 погон метр борт ташы һәм 435 погон метр тротуар борт ташы алыштырылган.

Моннан тыш, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча да берничә эш башкарылды. Аерым алганда, 52 юл билгесе куелды, юл билгеләре сызылды. Эшләр «Автодорстрой» ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан башкарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International