Министр Фәрит Хәнифовның юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2024 елның 20 октябре, якшәмбе

Хөрмәтле республика юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән бәйрәмегез - Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Бүген үзләренең һөнәри бәйрәмен төзүчеләр, инженерлар, проектлаучылар һәм заманча материаллар җитештерүче белгечләр билгеләп үтә. Әлеге мөһим хезмәт белән бирелеп эшләүче компетентлы, җаваплы, энергияле, максатчан кешеләр.

Сезнең эшегез нәтиҗәсендә республика территориясендә катлаулы инженерлы корылмалар, күперләр һәм тоннельләр барлыкка килә, объектлар файдалануга тапшырыла, яңа автомобиль юллары кулланыла башлый, трассалар ремонтлана. Һәм, иң мөһиме, гражданнарыбызның уңайлы тормышы өчен шартлар барлыкка килә.

Бу бәйрәм көнендә зур хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сезгә яңа проектларның уңышлы тормышка ашырылуын, яңа ниятләрнең чынга ашуын һәм билгеләнгән максатларга ирешүегезне телим!

Яшь буынга үрнәк булган, бай тәҗрибә һәм белем тапшырган ветераннарыбызга аерым рәхмәтемне җиткерәм. Сезнең фидакарь хезмәтегез, осталыгыгыз киләчәктә дә безнең төбәктә яшәүчеләр файдасына хезмәт итсен!

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, озын гомер, игелек, тынычлык телим!

Татарстан Республикасы

транспорт һәм юл хуҗалыгы министры

Ф.М. Хәнифов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International