2024 елның 12 августында Татарстан Республикасында социаль ипотека программасы буенча торак алу буенча Татарстан Республикасы яшьләр сәясәте лидерлары арасында конкурска (алга таба – Конкурс) гариза бирү кампаниясе башланды. Студентларны, аспирантларны, яшь галимнәрне,Татарстан Республикасының яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруда актив катнашучы белгечләрне, авыл хуҗалыгында эшләүче яшьләрне конкурста катнашырга чакырабыз.
Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н. Миңнеханов ярдәме белән Конкурс 2012 елдан үткәрелә. Яшьләр иҗтимагый хәрәкәтләренең 400дән артык активисты җиңүче булды инде.
Конкурста Татарстан Республикасында даими яшәү урыны буенча теркәлгән 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге гражданнаркатнаша ала.
Конкурс 4 этаптан тора:
I этап – заявка кампаниясе (2024 елның 13 августыннан 6 октябренә кадәр): электрон заявка кампаниясе (катнашучылар заявка җибәрәләр) конкурста катнашу сайт аша башкарыла: https://ligastudentov.com).
II этап – гаризаларны тикшерү (2024 елның 7 октябреннән 31 октябренә кадәр).
III этап – экспертлар тарафыннан гаризаларны тикшерү (2024 елның 1 ноябреннән 2025 елның 10 гыйнварына кадәр).
IV этап – җиңүчеләрне сайлау (2025 елның 11 гыйнварыннан 15 гыйнварына кадәр).
Тулырак мәгълүмат Вконтактеда: https://vk.com/mol_ipoteka һәм Телеграм каналда: https://t.me/ipoteka_liga.