Россия Федерациясе субъектларының юл челтәрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертү буенча эшче төркем утырышы

2024 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Казанда «Kazan Digital Week – 2024» Халыкара форумы кысаларында Россия Федерациясе субъектларының юл челтәрендә интеллектуаль транспорт системаларын кертү буенча эш төркеменең чираттагы утырышы булды.

Анда Федераль юл агентлыгы, ТР транспорт министрлыгы, «Россия юллары» ФКУ вәкилләре, шулай ук Россия субъектлары хөкүмәтләре вәкилләре катнашты.

Сәламләү сүзендә министр урынбасары Артем Чукин «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 2020 елдан эре агломерацияләрдә интеллектуаль транспорт системаларын кертү турында Федераль юл агентлыгы кабул иткән карарның үз вакытында кабул ителүен билгеләп үтте.

«Безнең республикада авырлыкны автомат рәвештә контрольдә тоту, метеокүзәтү, республика юлларында хәрәкәт интенсивлыгын мониторинглау юнәлешләрен үстерүгә ирешелде.

Бүген без юл хәрәкәте белән адаптив идарә итү чараларын куллануны киңәйтәбез һәм нәтиҗәләрне күрәбез. Автомобильләштерү дәрәҗәсе артуга карамастан, без Казанда һәм Чаллыда транспорт чараларының уртача тизлеген киметүне тыя алабыз", - дип нәтиҗә ясады министр урынбасары. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International