МУП «Метроэлектротранс» ка 125 ел!

2024 елның 16 августы, җомга

Бүген «Метроэлектротранс» муниципаль унитар предприятиесе үзенең 125 еллыгын билгеләп үтә. Казан трамвай хәрәкәте ерак 1899 елда эшли башлаганнан бирле инде дистәләгән еллар дәвамында Казан халкы һәм кунаклары арасында зур популярлык казанды.

Хәзерге вакытта предприятиедә 131 трамвай вагоны һәм 216 троллейбус бар. Барлык хәрәкәт итүче состав гомуми озынлыгы 502 км булган 6 трамвай һәм 13 троллейбус маршрутларында файдаланыла. Метрополитен 14 дүрт вагонлы электропоезд белән җиһазландырылган, алар 16,7 км озынлыктагы 11 метро станциясендә файдаланыла.

Казан трамваеның данлы тарихының 125 елында шәһәр җир өсте электр транспортының өзлексез эшләвен тәэмин итә торган яхшы җитештерү базасы формалашкан. Бу югары квалификацияле, искиткеч хезмәт традицияләре булган һәм җир өсте электр транспорты үрнәк коллективының көндәлек эше нәтиҗәсе. 

Предприятие Казан транспорт системасының аерылгысыз өлешенә әверелгән җир өсте электр транспортында пассажирлар йөртүнең күпьеллык тарихы, шулай ук кунаклар һәм Татарстан башкаласында яшәүчеләр өчен кирәкле транспорт төре белән хаклы рәвештә горурлана ала.

Бүгенге көндә дә «Метроэлектротранс» МУП җир өсте пассажир электр транспортын үстерүнең алдан сайланган курсын саклап кала. Үзенең тупланган уникаль тәҗрибәсен Казан метрополитены территорияләрен киңәйтүдә дә уңышлы куллана.

Минстрлык коллективы «Метроэлектротранс»ның 125 еллыгы уңаеннан барлык котлауларга кушыла. Предприятиегә Татарстан Республикасы башкаласының җир өсте шәһәр электр транспортын алга таба да динамикалы үстерү өчен җайга салынган нәтиҗәле эшчәнлек телибез. Барлык хезмәткәрләргә ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International