Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Авиасервис» ҖЧҖ коллективын авиакомпаниянең 10 еллыгы уңаеннан бүләкләү тантанасында катнашты.
Әлеге оешма 2014 елда оешкан. Зур үсеш юлын үтеп, ул бүген коммерцияле очышларны, шулай ук авиация эшләрен һәм гомуми билгеләнештәге авиацияне уңышлы тормышка ашыра. Россия шәһәрләрен, Азия, Африка илләрен һәм хәтта Антарктида материгын да кертеп, бизнес-авиация өлкәсендә бөтен дөнья буйлап ташулар башкара.
Компаниядә генераль директор Руслан Шакиров җитәкчелегендә 143 кеше эшли. «Авиасервис» ҖЧҖ паркы Dassault Aviation, Bombardier Inc, Bell Helicopter Textron, Robinson Helicopter һәм «Казан вертолет заводы» АҖ (17 ВС, 6 самолет һәм 11 вертолет) җитештерүче алдынгы компанияләрнең заманча һава судноларыннан тора. База аэропортлары: «Казан», «Внуково», «Бөгелмә», «Воронж». 10 ел эчендә очкычларда гомуми очыш 24000 сәгатьтән артык тәшкил иткән.
Шулай ук оешма Татарстан Республикасында санитария авиациясе операторы булып тора һәм пациентлар белән 700 дән артык очыш башкарган. Авыр авыруларны ашыгыч рәвештә китерү өчен «Казан вертолет заводы» АҖ каршындагы конструкторлык бюросы эшләгән Ансат вертолеты файдаланыла.
Компаниянең 10 еллыгы уңаеннан Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов рәхмәт хатын тапшырганда: «Бу зур коллективның зур хезмәте, алар үз эшләрен, һич арттырусыз, югары дәрәҗәдә, профессиональ, төгәл һәм көйле башкаралар. Бу бәйрәм көнендә Татарстан эшенә һәм мәнфәгатьләренә тугры булуыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә», - дип билгеләп үтте.