М-12 «Көнчыгыш» юлында транспорт саны ял көннәрендә арта

2024 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

М-12 «Көнчыгыш» юлында транспорт саны ял көннәрендә арта.

Казаннан Мәскәүгә М-12 «Көнчыгыш» тизйөрешле трассасы автомобильчеләр арасында популярлык казана.

Мәсәлән, трассада урнаштырылган счетчикларның соңгы мәгълүматларына караганда, Лаеш районында Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты ягыннан хәрәкәтнең уртача тәүлеклек интенсивлыгы эш көннәрендә 5300 автомобиль тәшкил итә, ял көннәрендә 6500 гә җитә.

Машина йөртүчеләр арасында М-12 «Көнчыгыш» юлының Кама Тамагы ягыннан Иделдәге күпер аша Казан аэропорты юнәлешендәге участогы аеруча популяр. Магистральнең бу өлешендә эш көннәрендә транспорт хәрәкәте интенсивлыгы 10 000 машина тәшкил итә, ә ял көннәрендә 14 000 гә җитә.

Шул ук вакытта М-12 «Көнчыгыш» тизйөрешле трассасында тулаем алганда трафик үсеше динамикасы күзәтелә. Бу тизлекнең яңа дәрәҗәсе, уңайлылык һәм куркынычсызлык, шулай ук автомагистральдә йөк ташу логистикасының тизләнеше белән бәйле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International