Россия Федерациясендә 2024 елда августның беренче якшәмбесе - тимер юл транспорты хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме «Тимер юлчылар көне».
Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Хәнифов Фәрит Мөдәрис улы тимер юл транспорты хезмәткәрләрен котлый:
Хөрмәтле тимер юл транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!
«Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйм! Татарстан Республикасының «Россия тимер юллары» ААҖ белән ихлас партнерлык мөнәсәбәтләре урнашуын горурланып билгеләп үтә алам. Республика, гадәттәгечә, шәһәр яны тимер юл юнәлешләренә ярдәм итә, аларның гаять зур социаль әһәмияткә ия булуын аңлый. Ел саен миллионлаган татарстанлыны электричкалар йөртә.
Без шулай ук тимер юлларда йөк ташуга зур игътибар бирәбез, алар сәнәгать үсешен һәм Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә зур өлеш кертә.
Тимер юл челтәре - Татарстанны Россия Федерациясенең күпчелек субъектлары белән бәйли торган республика транспорт инфраструктурасының мөһим өлеше. Бу безгә тимер юлчылар алдында да, республика алдында да торган актуаль бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирә. Без ташуларның сыйфатлы булуын тәэмин итүгә, тимер юл инфраструктурасының үткәрү сәләтен көчәйтүгә, транспорт-күчеп утыру узеллары төзүгә юнәлдерелгән уртак проектларны гамәлгә ашыруда актив эшләвебезне дәвам итәчәкбез.
Сезгә лаеклы хезмәтегез, намуслы һәм үз эшегезгә тугрылыклы булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм, кадерле тимер юлчылар! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!».