Kazan Digital Week-2024 Халыкара форумы

2024 елның 2 июле, сишәмбе

2024 елның 9-11 сентябрендә Казанда Kazan Digital Week – 2024 Халыкара форумы узачак. Чара «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак, шулай ук онлайн-форматта катнашу каралган. 

Оештыручылар: Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте.

Форумның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуга, импортны алмаштыру һәм импортны урап узу бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле фәнни-технологик активларны берләштерүгә, Россиянең халыкара хезмәттәшлектә лидерлыгының нигезе буларак, технологик суверенитет һәм мәгълүматлар суверенитетын тәэмин итүгә ярдәм итү.

Форумда катнашучылар - цифрлы технологияләр, программа тәэминаты, югары технологияле продукция җитештерүчеләр һәм кулланучылар. Катнашучылар рәсми сайтта теркәлә. Шунда ук катнашу турында мәгълүмат бастырылган.

Форум вакытында «Казан Экспо» да югары технологияле эшләнмәләр, программа белән тәэмин итү, программа - аппарат комплекслары, гамәлдәге техника һәм җиһаз үрнәкләре күргәзмәсе узачак.

Тулырак мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин: https://kazandigitalweek.com/ru/site

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International