Юл-транспорт комплексы предприятиеләрен карап чыгу графигы нигезендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы хезмәтне саклау буенча ведомствоара эш төркеменең күчмә утырышлары дәвам итә.
Эшче төркемгә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы автомобиль транспорты һәм юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри берлеге һәм Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе вәкилләре керә.
Агымдагы елда 4 предприятие тикшерелгән.
Уздырыла торган чаралар хезмәтне саклауны оештырудагы җитешсезлекләрне ачыклауга һәм республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы предприятиеләренә методик һәм консультацион ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.