«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Иске Чүпрәле-Каракитан автомобиль юлы ремонтлана

2024 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында «Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында Иске Чүпрәле - Каракитан, 5+500 - 6+500 км автомобиль юлын ремонтлау» башкарыла. Участокның озынлыгы - 1,0 км.

Объектта булган асфальт-бетон өслекне фрезерлау, А16Нн асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләүче катлам салу, 7002 кв.м мәйданда 4 см калынлыктагы ВТМА-8 катламын урнаштыру, юл кырыен м400 (Франц.16-31, 5 мм) вак таш белән ныгыту эшләре каралган. 

Объектта ЩМА-8 өслегенең өске катламын урнаштыру эшләре төгәлләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International