«Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы Сарман муниципаль районының Сарман авылында Минзәлә елгасы аша салынган күпергә капиталь ремонт ясала.
Төп төзелеш параметрлары:
- күпернең озынлыгы - 55,15 м;
- күпернең схемасы - 2х24м;
- күпернең габариты - Г-10,0+2тх1,0 м;
- пролет төзелеше конструкциясе - корыч-тимер-бетоннан;
- исәпләнгән йөкләнеш - А-11; НК-80.
Объектта яр буйларын ремонтлау, күпернең аралык корылмаларын төзү, күпергә якын килү юлларын урнаштыру каралаган. Шулай ук күпер өслеген һәм күпердәге һәм якын килү юлларындагы барлык конструктив катламнарны кую каралган. Объектта әзерлек эшләре башкарылган, хәзерге вакытта күпер конструкцияләрен сүтү эшләре алып барыла.
Күперне капиталь ремонтлау вакытында автотранспортчылар өчен автомобиль юлларының гамәлдәге челтәрләре буенча юл хәрәкәте гамәлгә ашырыла.