Бүген, 6 июньдә, Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Россиядә иң яхшы такси йөртүчесе»VI Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсын уздыру турында килешү имзаланды. Документка такси юнщлешен үстерү буенча Иҗтимагый Совет рәисе Ирина Зарипова һәм Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов үз имзаларын куйдылар.
2023-2024 еллар сезонының «Россиядә иң яхшы такси йөртүчесе» конкурсы финалы 2024 елның 8 июленнән 11 июленә кадәр Татарстан Республикасы башкаласы Казанда узачак. Ярышларда Россиянең 32 төбәгеннән төбәк этапларында җиңүчеләр катнашачак. Авыр көрәштә алар иң яхшы такси йөртүче исеме һәм зур акчалата бүләкләр өчен көрәшәчәк. Гомуми приз фонды – 300 мең сум, ул беренче өч урынны алган катнашучылар арасында бүленәчәк. Ә конкурста җиңүчегә төп бүләк – яңа җиңел автомобиль биреләчәк.
Чарада шулай ук Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан башкарма һәм закон чыгару хакимияте вәкилләре катнашачак. Конкурс кысаларында түгәрәк өстәл утырышы узачак, анда таксомотор тармагын үстерү, такси хезмәтләрен камилләштерү, ташуларның сыйфатын һәм куркынычсызлыгын арттыру мәсьәләләре каралачак.