Татарстанда санитар-экологик икеайлык тәмамланды

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Татарстан Республикасында торак пунктлар территорияләрен чистарту һәм аларны халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган хәлгә китерү буенча санитар-экологик икеайлык тәмамланды. Транспорт комплексы предприятиеләрендә санитар-экологик икеайлык үткәрү чорында федераль һәм төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларының, шулай ук елга, авиа һәм тимер юл вокзалларының юл яны полосаларын тиешле санитар-экологик хәлгә китерү буенча эшләр көчәйтелгән.

2024 елның 28 маена:
- «Главтатдортранс» ДКУ, подрядчы оешмалар көче белән, төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосадан 3089 куб.м. каты коммуналь калдыклар җыелган, 587 кеше һәм 200 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән;

- «Волга-Вятскуправтодор» ФКУ, подрядчы оешмалар көче белән, федераль әһәмияттәге автомобиль юлларына бүлеп бирелгән полосадан 1886 куб.м. каты коммуналь калдыклар җыелган, көн саен 33 кеше һәм 108 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән.

«Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенә бирелгән мәгълүматтан күренгәнчә, калдыкларны рөхсәтсез урнаштыруны ачыклау өлешендә контроль чаралар үткәрү буенча башкарылган эш нәтиҗәсендә 25 муниципаль районда Татарстан Республикасының гомуми файдаланудагы автомобиль юлларына бүлеп бирү полосасының һәм юл яны полосаларының санитар-экологик торышын бозуның 69 очрагы ачыкланган.

«РЖД» ААҖнең Идел-Кама төбәге буенча филиалы, Куйбышев тимер юлы биргән мәгълүматтан Татарстан Республикасы чикләрендә тимер юлның бүлеп бирелгән полосасын һәм аның тирәсендәге территорияләрне тиешле санитар-экологик хәлгә китерү буенча эшләр башкарылды. Санитар-экологик икеайлык башланганнан бирле 41,8 куб.м. каты коммуналь калдыкларны утильләштерүгә тапшырылган, җыелган территориянең мәйданы 170 484 кв.м тәшкил иткән, 665 кеше җәлеп ителгән.

Горький тимер юлы Казан территориаль идарәсе полигонында урнашкан бүлекчәләр территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү оештырды. Полигоннарга 82,32 куб.м. каты коммуналь калдыклар чыгарылган, җыелган территориянең мәйданы 438 126 кв.м тәшкил иткән, 1 111 кеше территорияләрне санитар чистарту һәм төзекләндерү чараларында катнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International