Nordwind Казан – Мурманск туры авиарейсларын эшли башлый

2024 елның 4 июне, сишәмбе

Бу җәйдә Nordwind авиакомпаниясе очыш программасын Мурманск өлкәсе һәм Татарстан Республикасы башкаласы арасында туры регуляр рейс белән тулыландыра:
• 4 июньнән Казаннан N4-733 рейсы белән сишәмбе көнне 23:45 сәгатьтә, шимбә көнне 02:10 сәгатьтә очышлар;
• 5 июньнән Мурманскидан Казанга N4-734 рейсы белән чәршәмбе көнне 04:45 сәгатьтә, шимбә көнне 06:20 сәгатьтә оча.

Очыш якынча 3 сәгать дәвам итә. Мурманск өлкәсендә вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә. Расписаниедә үзгәрешләр булырга мөмкин!

Очышлар уңайлы Боинг 737-800 һәм Airbus A321 очкычларында башкарылачак.

«Бу җәйдә Мурманск халкының илебезнең өченче туристик башкаласына туры очу мөмкинлеге булачак. Хәзер үк без билетларны броньлауның шактый югары динамикасын күрәбез. Шулай ук «Казан» аэропортында формалаштырылган Nordwind тоташтыру моделе ярдәмендә пассажирларга Мурманскидан Мәскәүгә, Сочига, Минераль Суларга, Владикавказга, Махачкалага, Грозныйга һәм Калининградка трансфер очышлары булачак», – дип аңлатма белән уртаклашты авиакомпания генераль директоры урынбасары Антон Маттис.

Авиабилетларны аэропортның рәсми сайтында сатып алырга киңәш итәбез https://kazan.aero (https://kazan.aero/) «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә һәм «Казан» аэропортының мобиль кушымтасында. Шулай ук билетларны авиакомпания сайтыннан сатып алырга мөмкин https://nordwindairlines.ru/ru

Nordwind пассажирлар әйләнеше буенча Россиянең иң эре авиакомпанияләре санына керә һәм ил буенча даими очышларның иң үсеш алган маршрут челтәрләренең берсенә ия.
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты авиакомпаниянең база аэропорты булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International