Nordwind Airlines Казаннан очышлар ешлыгын арттыра

2024 елның 7 мае, сишәмбе

Nordwind Airlines пассажирларга сәяхәт өчен күбрәк мөмкинлекләр биреп, Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында үз урынын киңәйтә.

10 июньнән авиакомпания түбәндәге юнәлешләр буенча очышлар ешлыгын арттыра:
- Казан ↔️ Минераль Сулар
атнага 7 рейска кадәр
- Казан ↔️ Калининград
атнага 6 рейска кадәр
- Казан ↔️ Санкт-Петербург
атнага 24 рейска кадәр
- Казан ↔️ Мәскәү
атнага 8 рейска кадәр

Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына яңа рейслар эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә Барнаул, Иркутск, Кемерово, Красноярск, Новокузнецк, Омск, Томск, Улан-Удэ һәм Якутск пассажирларына Казан хабы аша Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка күбрәк трансфер очышлары булачак.

Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортына яңа рейслар эшләтеп җибәрү нәтиҗәсендә Барнаул, Иркутск, Кемерово, Красноярск, Новокузнецк, Омск, Томск, Улан-Удэ һәм Якутск пассажирларына Казан хабы аша Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка күбрәк трансфер очышлары булачак.

Барнаул, Иркутск, Кемерово, Новокузнецк, Омск, Томск шәһәрләреннән Калининградка сәяхәт итүчеләр өчен дә Казанда уңайлы тоташулар саны арттырылган.

Иркутск, Улан-Удэ һәм Якутсктан Минераль Суларга баручы пассажирлар Татарстан башкаласында уңайлы күчүләрдән файдалана алачак.

Билетлар ташучы сайтында һәм шәһәрегезнең авиакассаларында сатыла.

Nordwind пассажирлар әйләнеше буенча Россиянең иң эре авиакомпанияләре санына керә һәм ил буенча даими очышларның иң үсеш алган маршрут челтәрләренең берсенә ия. База аэропортлары булып Шереметьево, Пулково, Сочи, Казан һәм Махачкала тора. Авиабилетларның җайлы бәясе, уңайлы рейслар расписаниесе һәм тугрылык программасы бонуслары аркасында, Nordwind белән очыш эшлекле пассажирлар өчен дә, планлаштырылган ялдан ләззәтләнергә теләүчеләр өчен дә сәяхәтнең уңышлы башлангычы булачак.

Авиакомпания «Курорт юнәлешләре буенча Россиянең иң яхшы ташучысы 2021» категориясендә Skytrax World Airline Awards премиясенә лаек булды.

Nordwind Skyway Service Award 2022 премиясендә фаворит позициясен ныгыта, «Халыкара туристик чартер ташулар категориясендә иң яхшы авиакомпания» номинациясендә җиңү яулый.

2023 елда Nordwind Russian Business Travel & MICE Award премиясендә «Иң яхшы төбәк-ара авиаперевозчик» номинациясендә җиңүче дип танылды.

Фото: Александр Сафронов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International