Кайбер көннәрдә Казан – Йошкар-Ола – Казан шәһәр яны поездлары составы артты

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

19 апрельдән 7 октябрьгә кадәр Казан – Йошкар-Ола – Казан шәһәр яны поездлары көн саен әйләнешкә күчерелә.

Пассажирларга уңайлы булсын өчен, 6383 нче Казан – Йошкар-Ола поезды җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә ике вагонлы йөриячәк. Йошкар-Ола – Казан бәйләнеше буенча 6382 нче поездның составы шимбә, якшәмбе һәм дүшәмбе көннәрендә ике вагонга кадәр арттырыла.

Калган көннәрдә бу поездлар бер вагонлы рәвештә йөриячәк.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте графигындагы барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүмат алырга мөмкин:

  • 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча;
  • «РЖД Пассажирларга» мобиль кушымтасында;
  • «Содружество» ППК сайтында https://sodruzhestvoppk.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International