«Җиңү паровозы» Куйбышев тимер юлы шәһәрләре буенча бәйрәм туры узачак

2024 елның 10 апреле, чәршәмбе

27 апрельдән 6 майга кадәр Куйбышев тимер юлында формалаштырылган «Җиңү паровозы» ретро-составы магистральнең 11 эре станциясендә булачак: Кинель, Похвистнево, Уфа, Стәрлетамак, Бөгелмә, Яр Чаллы, Ульяновск-Үзәк, Рузаевка, Моршанск, Пенза-1 һәм Самара. Бәйрәм турының гомуми озынлыгы 3 мең чакрымга якын тәшкил итәчәк.

«Җиңү паровозы» башында бәйрәмчә бизәлгән «Лебедянка» паровозы тора. Составына «Үлемсез полк» пассажир вагоны һәм хәрби техника белән платформалар, шул исәптән Бөек Ватан сугышы чоры да кертелгән. Иң кызыклы һәм раритет техника арасында: совет Т-34 танкы, бронеавтомобиль һәм пулеметлы ЗИС автомобильләре, танкка каршы пушкалар һәм хәрби прицеплар, тәгәрмәчле кыр кухнясы һәм башка күп нәрсәләр.

Һәр шәһәрдә чараның барлык кунаклары уникаль хәрби экспонатлар белән фотога төшә, 1945 елгы атмосфераны яңартучы реконструкциядә, фронттан кайткан солдатлар очрашуында һәм бәйрәм концертында катнаша алачак.

Шулай ук станцияләрдә Бөек Ватан сугышы чорындагы атыш коралы күргәзмәсен күрергә һәм «Георгий тасмасы» акциясендә катнашырга мөмкин.

«Җиңү паровозын» каршы алу буенча тантаналы чаралар Куйбышев тимер юлы вокзалларында узачак:

  • 27 апрель – Кинель 09:00 сәгатьтә;
  • 27 апрель – Похвистнево 16:00 сәгатьтә;
  • 28 апрель – Уфа 09:30 сәгатьтә;
  • 28 апрель – Стәрлетамак 17:20 сәгатьтә;
  • 29 апрель – Бөгелмә 15:00 сәгатьтә;
  • 30 апрель – Яр Чаллы 08:00 сәгатьтә;
  • 1 Май Ульяновск – Үзәк 14:00 сәгатьтә;
  • 3 май – Рузаевка 09:00 сәгатьтә;
  • 4 май – Моршанск 09:00 сәгатьтә;
  • 5 май – Пенза-1 09:45 сәгатьтә;
  • 6 майда – Самара 10:40 сәгатьтә.

Җирле вакыт күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International