Казан – Аэропорт – Казан элемтәсе буенча өстәмә шәһәр яны поездлары 23 мартта билгеләнә

2024 елның 20 марты, чәршәмбе

23 мартта «Казан Экспо» МВЦда популяр башкаручының концерты уңаеннан Казан – Аэропорт элемтәсе белән 17.18 сәгатьтә Казан станциясеннән китү, 17.51 сәгатьтә Аэропорт станциясенә килү белән 7604 нче шәһәр яны поезды билгеләнә.

Кире юнәлештә Аэропорт – Казан элемтәсе белән 7605 нче поезд Аэропорт станциясеннән 21.42 сәгатьтә китәчәк, Казан станциясенә 22.08 сәгатьтә киләчәк.

Поездлар тукталышларсыз барачак.

Өстәмә поездлар билгеләнү сәбәпле, 23 мартта бер көнгә Сосновка – Казан бәйләнеше буенча 6427 нче шәһәр яны поездының расписаниесе үзгәрәчәк. Вахитово станциясенә кадәр поезд гамәлдәге расписание буенча барачак, Вахитово 17.17 – 17.23. Казан станциясенә 17.28 сәгатьтә (соңрак 4 минутка) килү.

Барлык маршрутлар буенча да тулы мәгълүмат алырга мөмкин:
- 8 (937) 625-04-33 (тәүлек әйләнәсе) телефоны буенча;
- сайтта https://sodruzhestvoppk.ru;
- мобиль кушымтада "РЖД пассажирларга".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International