Бәйрәм көннәрендә шәһәр яны поездлары йөрүе турында

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү чорында шәһәр яны поездлары билгеләнә:

  • 7 март 6062 номерлы Ижевск – Кузьма һәм 6436/6439 номерлы Казан – Кукмара – Казан;
  • 8 Март 6061 номерлы Кузьма – Ижевск һәм 6404/6407 номерлы Казан – Арча – Казан;
  • 8 һәм 10 март 6765/6766 номерлы Яр Чаллы – Бөгелмә һәм 6767/6768 номерлы Бөгелмә – Яр Чаллы;
  • 8 Март 6771 номерлы Яр Чаллы – Якты Күл һәм 6772 номерлы Якты Күл – Яр Чаллы.

7 мартта 6404/6407 номерлы Казан – Арча – Казан поезды расписаниедән чыгарыла.

8 мартта 6062 номерлы Ижевск – Кузьма һәм 6436/6439 номерлы Казан – Кукмара – Казан поездлары расписаниедән чыгарыла.

9 мартта 6061 номерлы Кузьма – Ижевск поезды расписаниедән чыгарыла.

9 мартта 6765/6766 номерлы  Яр Чаллы – Бөгелмә һәм 6767/6768 номерлы Бөгелмә – Яр Чаллы поездлары расписаниедән чыгарыла.

Калган шәһәр яны поездлары гамәлдәге график буенча, ял көннәрен күчерүне исәпкә алмыйча йөриячәк.

Моннан тыш, бәйрәм көннәрендә пассажирларга уңайлы булсын өчен Казан һәм Сосновка, Ижевск, Түбән Новгород, Ульяновск, Йошкар-Ола, шулай ук Ижевск һәм Түбән Кама, Ижевск һәм Глазов арасында йөрүче шәһәр яны поездларының составы арттырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International