5 марттан Казан – Канаш участогында пассажирларга уңайлы булсын өчен егерме шәһәр яны поезды өчен юл вакыты кыскартылды.
Килү яки китү вакыты буенча хәрәкәт графигы белән аерма 1 минуттан 20 минутка кадәр тәшкил итәчәк.
Шулай итеп, ике юнәлештә дә Казан һәм Свияжск, Канаш, Паратск, Албаба станцияләре арасында шәһәр яны поездлары расписаниесе үзгәрәчәк.
Шулай ук Свияжск – Бирюли, Волжск – Казан, Арча – Свияжск электричкалары хәрәкәте графигы үзгәрә.
6474 номерлы Краснозаринск – Куркачи һәм 6353 номерлы Казан – Канаш поездларында аралык станцияләр буенча бару вакыты үзгәрәчәк. Китү һәм килү вакыты гамәлдәге график буенча кала.
Паратск – Бирюли бәйләнеше буенча 6480 нче поезд Паратск станциясеннән 17.20 сәгатьтә (8 минут алданрак) китәчәк. Бирюли станциясенә 19.09 сәгатьтә килә.
Барлык маршрутлар буенча да тулы мәгълүмат алырга мөмкин:
- 8 (937) 625-04-33 (тәүлек әйләнәсе) телефоны буенча;
- сайтта https://sodruzhestvoppk.ru;
- мобиль кушымтада "РЖД пассажирларга".