ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында шәһәр җир өсте электр транспортын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бүген, 28 февральдә, ТР Транспорт министрлыгында шәһәр җир өсте электр транспортын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов рәислегендә электр транспорты файдаланыла торган дүрт шәһәр (Казан, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт) катнашында ТР җир өсте электр транспортын үстерү буенча эшче төркем булдыру турында карар кабул ителде.

Киңәшмә кысаларында шәһәр Башкарма комитетлары җитәкчеләре җәмәгать транспортына хезмәт күрсәтү өлкәсендәге агымдагы вәзгыять, файдаланыла торган электр транспортының төрләре һәм саны, норматив хәлдә булган һәм ремонт яки реконструкция таләп итә торган челтәрләрнең озынлыгы турында сөйләделәр.

Шулай ук Татарстан Республикасы предприятиеләренең җәмәгать электр транспортын яңартуның төрле федераль программаларында һәм аларга ярдәм итү чараларында катнашу шартлары һәм мөмкинлекләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International