Southwind Airlines авиакомпаниясе Бегишево аэропортының яңа эшлекле партнеры булды.
Очышларның язгы-җәйге расписаниесе кысаларында авиакомпания Pegas Touristik туроператоры мәнфәгатьләрендә Бегишево аэропортыннан Анталиягә чартер рейсларын башкарачак.
Чартер программасы 25 майда башлана һәм 2024 елның октябрь ахырына кадәр дәвам итәчәк.
Атнага ике рейс ешлыгында очышлар уңайлы Airbus A-321 һава судноларында башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук язгы-җәйге сезонда Бегишеводан Анталиягә чартер нигезендә Төркиянең Corendon Airlines авиакомпаниясе очачак, аның рейслары Fun&Sun туроператоры мәнфәгатьләрендә башкарылачак.
Шулай итеп, бу җәйдә Бегишево аэропортыннан Анталия ярларына атнага биш рейс ясалачак, бу иң популяр җәйге юнәлешләрнең берсендә Кама аръягы пассажирлары арасында зур ихтыяҗны канәгатьләндерергә мөмкинлек бирәчәк.