Урыссу станциясе буенча тукталыш вакыты 19 февральдән Бөгелмә-Кандра-Бөгелмә шәһәр яны поездлары өчен арттырылды

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

19 февральдән Бөгелмә – Кандра – Бөгелмә шәһәр яны поездларына пассажирлар уңайлы булсын өчен Урыссу станциясе буенча тукталыш вакыты җиде минутка кадәр арттырылды.

Шуңа бәйле рәвештә әлеге поездларның расписаниесе үзгәрәчәк.

Кандра – Бөгелмә бәйләнеше буенча 7291 нче поезд Кандра станциясеннән 16.08 сәгатьтә китәчәк. Туймазы – Бөгелмә участогында поезд үзгәртелгән расписание буенча барачак. Бөгелмә станциясенә 16.30 да килү (2 минутка соңрак).

Бөгелмә – Кандра бәйләнеше буенча 7292 нче поезд Бөгелмә станциясеннән 17.26 сәгатьтә китәчәк. Фановка – Кандра участогында поезд үзгәртелгән расписание буенча барачак. Кандра станциясенә 21.40 сәгатьтә (5 минут соңрак) килү.

Кандра – Бөгелмә бәйләнеше буенча 7293 нче поезд Кандра станциясеннән 06.55 сәгатьтә (4 минут алданрак) китәчәк һәм үзгәртелгән расписание буенча барачак. Бөгелмә станциясенә 07.13 сәгатьтә килү (2 минут соңрак).

Графикта җирле вакыт күрсәтелгән.

Шәһәр яны поездлары йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүмат алырга мөмкин:

  • 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча;
  • «РЖД пассажирларга» мобиль кушымтасында;
  • «Содружество» шәһәр яны компаниясе сайтында – https://sodruzhestvoppk.ru.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International