Казан – Ульяновск – Казан һәм Ижевск – Түбән Кама – Ижевск шәһәр яны поездлары составы артты

2024 елның 9 феврале, җомга

Пассажирларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен 9 февральдән 11 февральгә кадәр 6751/6753 номерлы шәһәр яны поезды Казан – Ульяновск юлы белән ике вагонлы йөриячәк.

10 февральдән 12 февральгә кадәр Ульяновск – Казан бәйләнеше буенча 6752/6754 номерлы шәһәр яны поездының составы ике вагонга кадәр арттырыла.

9 һәм 16 февральдә 6749/6750 номерлы поезд Ижевск – Түбән Кама бәйләнеше буенча дүрт вагонлы йөриячәк.

10 һәм 17 февральдә 6751/6752 номерлы Түбән Кама – Ижевск поезды дүрт вагонлы йөриячәк.

11 һәм 18 февральдә Ижевск – Түбән Кама – Ижевск бәйләнеше буенча 6675/6676 һәм 6677/6678 номерлы поездлар составы да дүрт вагонга кадәр арттырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International