Сезне Раштуа белән котлыйбыз!

2024 елның 7 гыйнвары, якшәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне чын күңелдән Раштуа бәйрәме белән котлыйбыз.

Якты бәйрәм һәр кешенең зур рухи юлы йөрәктә иман, өмет һәм мәхәббәт үсентеләренең тууы белән башлануын искә төшерә. Мәңгелек христиан кыйммәтләре безгә көч бирә, халыкларны һәм континентларны берләштерә, якыннарыбызга риясыз хезмәт итәргә дәртләндерә, үзара хөрмәт һәм компромисска чакыра.

Раштуа бәйрәмнәре һәрвакыт мөбарәк вакыт булды, без игелеклерәк һәм мәрхәмәтлерәк булабыз, туганнарыбызга игътибар итәбез, мохтаҗларга ярдәм итәбез, бердәмлегебезне дога һәм иҗат белән ныгытабыз.Бу көн безне тарихи яктан җәмгыятьнең таянычы булган милли традицияләргә күчерә.

Без ышанабыз, яхшы күршелеккә, тынычлыкка һәм татулыкка омтылу - бәхетле киләчәкнең нигезе.

Барыбызга да нык сәламәтлек һәм иминлек телибез. Быелгы Раштуа игелекле эшләр өчен яңа санау ноктасы булсын.

Хөрмәт белән,
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International