Казан-Түбән Новгород һәм Казан-Канаш шәһәр яны поездлары билгеләнгән урынга 5 гыйнвардан тизрәк барып җитәчәк

2023 елның 29 декабре, җомга

Мәсәлән, иртәнге Казан – Түбән Новгород поезды Казан станциясеннән 11 минут соңрак китәчәк.

Кичке Казан-Түбән Новгород поезды, шулай ук Түбән Новгород – Казан поезды соңгы станциягә 11 минут алданрак киләчәк.

Шулай итеп, Казан – Түбән Новгород – Казан шәһәр яны поездларының юл вакыты 5 гыйнвардан 6 сәгать 10 минут урынына 5 сәгать 59 минут тәшкил итәчәк.

Моннан тыш, 6101 нче Казан – Канаш поезды Казан станциясеннән 14:28 сәгатьтә (2 минут иртәрәк) китәчәк һәм Канаш станциясенә 17:14 сәгатьтә (9 минут иртәрәк) киләчәк.

6102 нче Канаш-Казан поезды Канаш станциясеннән 07:55 сәгатьтә китәчәк, Казан станциясенә 10:39 сәгатьтә киләчәк (11 минут алданрак).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International