Казан – Шәмәрдән – Казан шәһәр яны поездлары белән йөрү июнь уртасына кадәр дәвам итә

2023 елның 29 декабре, җомга

Пассажирларга уңайлы булсын өчен 5 гыйнвардан 14 июньгә кадәр җомга көннәрендә 6436 нчы Казан – Шәмәрдән һәм 6439 нчы Шәмәрдән – Казан шәһәр яны поездлары йөрүе озайтыла. Элегрәк әлеге поездлар 2023 ел ахырына кадәр билгеләнгән иде.

6436 нчы Казан – Шемордан поезды Казан станциясеннән 14:58 сәгатьтә китәчәк, Шемордан станциясенә 16:53 сәгатьтә киләчәк. Кире юнәлештә 6439 нчы поезд Шәмәрдән станциясеннән 17:12 сәгатьтә китәчәк, Казан станциясенә 19:12 сәгатьтә киләчәк.

Әлеге поездлар йөрү 5 гыйнвардан 14 июньгә кадәр озайтылу сәбәпле, җомга көннәрендә расписаниедән 6404 нче Казан – Арча һәм 6407 нче Арча – Казан шәһәр яны поездлары чыгарыла.

Шәһәр яны поездлары йөрү графигындагы барлык үзгәрешләр буенча тулы мәгълүмат алырга мөмкин:

  • 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча;
  • мобиль кушымтада «РЖД пассажирларга»;
  • «Содружество» ППК сайтында https://sodruzhestvoppk.ru.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International