1 гыйнвардан пассажирларга уңайлы булсын өчен, Казан – Ульяновск 6751/6753 нчы номерлы шәһәр яны поезды сишәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә йөриячәк. Казан станциясеннән 14:19да китү, Ульяновск станциясенә җирле вакыт буенча 19:56да килү.
Атнаның калган көннәрендә 6749 нчы номерлы поезд Казан – Бурундуки бәйләнеше белән Казан станциясеннән 14:19 сәгатьтә китәчәк, Бурундуки станциясенә 17:32 сәгатьтә киләчәк.
Кире юнәлештә Ульяновск – Казан 6752/6754 нчы номерлы поезды дүшәмбе, чәршәмбе, җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Ульяновск станциясеннән җирле вакыт буенча 07:57 сәгатьтә китәчәк, Казан станциясенә 11:30 сәгатьтә киләчәк.
Калган көннәрдә Бурундуки – Казан бәйләнеше буенча 6750 нче номерлы поезд Бурундуки станциясеннән 08:13 сәгатьтә йөриячәк, Казан станциясенә 11:30 сәгатьтә киләчәк.
Барлык маршрутлар буенча да тулы мәгълүмат алырга мөмкин:
- мобиль кушымтада "РЖД пассажирларга";
- сайтта https://sodruzhestvoppk.ru;
- 8 (937) 625-04-33 (тәүлек әйләнәсе) телефоны буенча.