Яңа ел бәйрәм көннәренә Горький тимер юлында 248 өстәмә поезд рейсы билгеләнгән. Алар 2023 елның 20 декабреннән 2024 елның 10 гыйнварына кадәр иң кирәкле юнәлешләрдә йөриячәк.
Казан белән Мәскәү арасында 83 рейс билгеләнгән. Шулай ук башкаланы Киров белән 60 өстәмә поезд, Чебоксар белән 44 һәм Ижевск белән 22 рейс тоташтырачак.
Түбән Новгород һәм Мәскәү арасында өстәмә рәвештә 11 рейс билгеләнгән. Шулай ук 24 өстәмә поезд Түбән Новгородны Ижевск белән, ә 4 – Казанны Екатеринбург белән тоташтырачак.
Юл йөрү документларын «ФПК» АҖ билет кассаларында, «РЖД» ААҖ сайтында «Пассажирларга» бүлегендә, шулай ук «РЖД Пассажирларга» мобиль кушымтасы аша рәсмиләштерергә мөмкин.
Ерак арага йөрүче поездлар расписаниесе турында өстәмә мәгълүматны «РЖД» ААҖ клиентларга Ярдәм итү үзәгендә 8-800-775-00-00 телефоны буенча (Россиянең барлык төбәкләреннән бушлай шалтырату), шулай ук «РЖД» ААҖ рәсми сайтында белергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 10 декабрьдән Горький тимер юлы буенча яңа поездлар йөри 10/9 номерлы Мәскәү – Владивосток, 217/218 номерлы Саратов – Мурманск, 211/212 номерлы Мәскәү – Төмән, 229/230 номерлы Пермь – Мәскәү, 255/256 номерлы Екатеринбург – Кисловодск, 265/266 номерлы Төмән – Кисловодск.
Белешмә:
Горький тимер юлы ААҖ филиалы «РЖД» Россия Федерациясенең 15 субъекты территориясе буенча уза, алар арасында 8 өлкә (Мәскәү, Владимир, Түбән Новгород, Киров, Свердловск, Вологда, Рязань, Ульяновск), 6 республика (Мордовия, Чувашия, Удмуртия, Татарстан, Марий Эл, Башкортостан) һәм Пермь крае.