Росавиация 2013 елның 25 декабрендәге 1242 номерлы карарны гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елда федераль һәм төбәк бюджетларыннан хупланачак ташламалы авиамаршрутлар исемлеген бастырып чыгарды.
Әлеге исемлеккә ярашлы 2024 елга Бегишево аэропортыннан Минераль Суларга («Азимут»), Яңа Уренгойга («Red Wings»), Нижневартовскига («Азимут»), Сургутка («Red Wings»), Тобольскка («UVT Aero») һәм Төмәнгә («Азимут») субсидияләнгән рейслар расланган.
Субсидияләнгән рейслар барлык авиапассажирларга да ачык.
2024 елга субсидияләнә торган маршрутларның тулы исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин https://m.favt.gov.ru/dejatelnost-vozdushnye-perevozki-subsidirovanie-region