2023 елның ноябрендә, җир өсте җәяүлеләр үтү урыннарының пролет корылмаларын күтәрү һәм монтажлау буенча эшләр башкаруга бәйле рәвештә, М-7 «Волга» Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Казан – Уфа, Татарстан Республикасы автомобиль юлы участокларында транспорт чараларының барлык төрләре өчен хәрәкәт вакытлыча чикләнәчәк.
Транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләүләр кертелгән М-7 «Волга» Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Казан – Уфа трассасындагы участоклар исемлеге белән махсус бүлектә танышырга мөмкин.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы автомобильчеләрне вакытлыча юл билгеләре таләпләрен үтәргә чакыра. Төзелеш-монтаж эшләре тәмамланганнан соң хәрәкәт штат режимында башкарылачак.