Исегезгә төшерәбез, 2015 елдан Бөек Ватан сугышында катнашучы ветераннар, шулай ук аларны озатып йөрүче затлар өчен даими рәвештә 2 нче Терминалның VIP-залында бушлай хезмәт күрсәтелә. Әлеге категория гражданнарына VIP-залда булганда, салкын һәм кайнар эчемлекләр бирелә, шулай ук VIP-зал буфетында расланган меню нигезендә түләүсез туклану бирелә.
Очу алдыннан теркәлү процедураларын уздырганда пассажир ташу хезмәте хезмәткәрләре VIP-пассажирларның әлеге категориясенә аеруча игътибар бирәләр. Ветераннарны Терминал бинасыннан алып һава судносына кадәр илтеп кую өчен микроавтобус бүлеп бирелгән.
VIP-залда хезмәт күрсәтүгә заявканы e-mail: t2sopvip@airportkzn.ru тәүлек буе бирергә мөмкин. Очу көненә федераль рейслар турында мәгълүматны түбәндәге телефоннар буенча алырга була: +7 (843) 254-00-76, +7 (843) 254-00-15, тел. +7 (843) 267-88-82.
1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышы инвалиды яисә катнашучының ташламалы статусын раслаучы документлар исемлеге.