ТР Транспорт министрлыгы һәм бетон юллар Ассоциациясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2023 елның 16 марты, пәнҗешәмбе

Бүген "Корстон - Казан" үзәгендә "Евразия юллары" IV фәнни-гамәли конференциясе кысаларында ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Юл цементобетонын һәм цементобетоннлы катламнарны камилләштерү ассоциациясе" коммерцияле булмаган оешмасы арасында килешү имзаланды. Документка ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һәм бетон юллар Ассоциациясе президенты Виктор Ушаков кул куйды.

Килешү тупланган тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу өлкәсендә озак вакытлы хезмәттәшлекне, шулай ук юл тармагында актуаль проблемаларны хәл итү юлларын эзләүдә хезмәттәшлекне күздә тота. Шулай ук документ цемент һәм бетонлы өслекләр салуның заманча технологияләрен үстерүгә һәм гамәлгә кертүгә ярдәм итүгә, юл катламнарын һәм өслекләрен салу хезмәтенең ремонтара срокларын арттыруны тәэмин итү һәм эксплуатация чыгымнарын киметү максатында автомобиль юллары нигезләрен үстерүгә һәм гамәлгә кертүгә юнәлдерелгән уртак эш башкаруга әзер булуын күздә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International