Фәрит Хәнифов Бөгелмә һәм Лениногорск муниципаль районнарында җәмәгать транспортын үстерү буенча киңәшмә үткәрде

2023 елның 7 марты, сишәмбе

Бүген «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов Татарстан Республикасының Бөгелмә һәм Лениногорск муниципаль районнарында җәмәгать транспортын үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Чарада Таҗикстан Республикасы Транспорт министрлыгының «Автомобиль транспорты һәм логистик хезмәт күрсәтү» ДУ вәкилләре - Раджабали Бобиев һәм Ходжамурод Тешаев, Лениногорск муниципаль районы башлыгы Рәгать Хөсәенов, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында транспорт өлкәсендә Татарстан Республикасы белән Таҗикстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлек юллары турында фикер алыштылар. Аерым алганда, Лениногорск һәм Бөгелмә районнары өчен транспорт моделен сайлау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар - Бөгелмә һәм Лениноногрск шәһәрләрендә таҗик автотранспорт предприятиеләренең эше планлаштырыла. Шулай ук киңәшмә кысаларында ике республика арасында тимер юл транспорты һәм авиация элемтәсе өлкәсендәге хезмәттәшлек мәсьәләләрен карадылар.

Киңәшмә йомгаклары буенча бу юнәлештә эшне дәвам итү һәм мәсьәләләрне җентекләп өйрәнү өчен Таҗикстан Республикасы Транспорт министрлыгы җитәкчеләрен чакыру турында карар кабул ителде.

Исегезгә төшерәбез, узган атнада Фәрит Хәнифов Татарстан делегациясе составында Таҗикстан Республикасында булды, анда ул транспорт өлкәсендәге хезмәттәшлеккә багышланган очрашуларда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International